Корбан гаете мэбэрэк булсын!

4 сентября 2017 г., понедельник

Бәракәтле изге бәйрәм - Корбан гаете белән!

Хөрмәтле авылдашлар! Бәракәтле изге бәйрәм Корбан гаете белән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!  Корбан — Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын. Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламэтлек бирсен.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International