17 нче август көнне мәктәбебездә тантаналы вакыйга булды: быел беренче сыйныфка барачак 9 балага “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе кысаларында уку әсбаплары тутырылган портфельләр тапшырылды. “Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балаларга уңышлар, лаеклы белем алуларын телим.Безнең киләчәгебез алар кулында”, - дип теләкләрен җиткерде Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе Алиуллов Шәүкәт Әхмәтсафа улы үзенең тәбрикләү чыгышында.